8 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә: төнлә һәм иртән төньяк районнарда юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Яр Чаллыда якшәмбе көнне болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем фаразлана. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+1 градус, максималь һава температурасы көндез +3..+6 градус. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 7 ноябрь 2020, 14:39