Яр Чаллыда хезмәт базарының торышы турында «Рәсәй эше» кадрлар үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Лилия Галләмова сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башыннан үзәккә эш эзләп 23634 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 21909ы 30 марттан соң мөрәҗәгать итүчеләр. 5 нче ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, исәптә торучы эшсез гражданнар саны 8882 кеше тәшкил итә. Максималь пособие күләме - 4193 кеше, социаль түләүләрне 4059 кеше ала.
5 нче ноябрьгә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 3,15%ны тәшкил итә, бу Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 0,63%ка кимрәк. Яр Чаллының «Рәсәй эше» кадрлар үзәге базасында вакансияләр саны 6263 берәмлек, 894 предприятие «Рәсәй эше» порталында теркәлгән.
Ел башыннан 599 млн 821 мең 600 сум түләнгән. Әлеге түләүләрне 18296 кеше алды. 2020 елның 30 мартыннан әлеге акчаларны 17585 кеше алган. 18 яшькә кадәрге балалар саны, аларда эшсезлек буенча пособие күләме 3 мең сумга арткан, 1 балага 13330 кеше тәшкил иткән.
"2020 елның сентябрендә 831 кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 745е
даими эш урыны белән тәэмин ителгән. Октябрьдә 859 кеше эшкә
урнаштырылган, аларның 810ы даими рәвештә", - дип ачыклык кертте Лилия
Галләмова.
Докладчының чыгышын шәрехләп, шәһәр мэры Наил Мәһдиев дәүләтнең пандемия
чорында катлаулы тормыш ситуациясенә эләккән гражданнарга ярдәм итү
буенча йөкләмәләрне үтәвен ассызыклады.
"Федераль хөкүмәт безнең шәһәр халкына ярдәм итү өчен җитди финанс
ресурслары бүлеп бирә. Хәзерге вакытта барлыкка килгән тискәре
нәтиҗәләрне минимальләштерү өчен барлык инструментлар да кулланыла", -
дип ассызыклады ул һәм Яр Чаллыда эшкә урнашырга һәм эшләргә
теләүчеләргә вакансияләр җитәрлек булуына басым ясаП.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 ноябрь 2020, 10:25