Яр Чаллыда «Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбе бассейнында синхрон
йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды.
Ярышларда Пермь краеннан, Саратов, Түбән Новгород һәм Оренбург
өлкәләреннән, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл һәм Татарстан
республикаларыннан 7дән 22 яшькә кадәр булган 250 спортчы катнашты.
Көрәш барышында 226 комплект медаль уйнатылды. Ярышлар
Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп узды: тамашачылар булмау,
дистанцияне үтәү, битлек режимы, ярышларга рөхсәт COVID-19 лаборатория
тикшерүенең тискәре нәтиҗәсен раслаучы медицина документлары булганда
рөхсәт ителде.
Иң күп призлы урыннарны Татарстан спортчылары алды. Яшүсмер егетләр һәм
кызлар (15-18 яшь), ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «Дельфин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр абсолют җиңүче
булдылар. Түбән Новгород өлкәсе егетләре, кызлары (13-15 яшь) катнаш дуэтларда
җиңүчеләр һәм призерлар булдылар, калган төр ярышларда «Дельфин» спортчылары җиңү яулады, комби һәм соло ярышларында Казан
спортчылары бронза медальләргә ия булды.
13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында солисткалардан «Акватика» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең Казан спортчысы Екатерина Штатнова алтын медаль алды, көмеш һәм бронза медальләрне «Дельфин» солистлары Кичаева Милана, Рябцева Анастасия яулады.
Бу яшь категориясендә дуэтларда, төркемнәрдә һәм катнаш чыгышларда «Дельфин» балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары җиңүче, ә Казанның «Акватика» ВВС буенча республиканың олимпия резервы спорт мәктәбе һәм «Касатка» спорт мәктәбе укучылары призерлар булды.Иң күп бүләкләрне Чаллының яшь спортчысы Валерия Попова алды. Ул 12 алтын, 6 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 ноябрь 2020, 16:26