Дүшәмбе, 8 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Ачык тыңлауларда мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова, Светлана Мөлекова, контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, шәһәр халкы катнашты.

Шәһәрнең 2021-2023 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады.

«2021 елда сәнәгать җитештерүе индексы 102,7% тәшкил итәчәк. Предприятиеләр тарафыннан 391,4 млрд сумлык продукция төяп җибәрү планлаштырыла. Күләмнең үсеше беренче чиратта эшкәртү производстволары хисабына тәэмин ителәчәк. 2021 елга картон-кәгазь комбинаты, «ТЭМПО», «Хайер Фридж Рус», «Камминз Кама», «Риат», «Челны-Холод», «Чаллы-Икмәк», «Домкор Индустрия» һәм башка предприятиеләрнең сәнәгать продукциясе күләменең артуы көтелә», – дип сөйләде Наталия Кропотова.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр иткәнчә, 2021 елда шәһәр бюджетының керемнәре 10 млрд 574 млн сум күләмендә планлаштырылган (2022 елга - 10 млрд 635 млн сум- 2023 елга-10 млрд 344 млн сум). Чыгымнар да шуның кадәр булачак. "Социаль өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң зур бүлек – мәгариф. Тармакта бюджет ассигнованиеләре 7 млрд 649 млн сум күләмендә каралган, бу шәһәр бюджеты чыгымнарының 72%ын тәшкил итә. Шәһәр бюджетында 2021 елга мәктәпкәчә белем бирүгә 3 млрд 17 млн сум каралган, шуның 1 млрд 335 млн сумы – республика бюджетыннан, 3 млрд 693 млн сумы – гомуми белем алуга, шуның 2 млрд 823 млн сумы – республика бюджетыннан, 610 млн сумы – өстәмә белем бирүгә юнәлтелгән", - дип хәбәр итте Светлана Мөлекова.

Шәһәр бюджеты проекты КФУ Яр Чаллы институтының икътисад бүлегенең икътисад теориясе һәм икътисадый сәясәт кафедрасы мөдире, профессор Анатолий Макаров җитәкчелегендәге эксперт төркеме тарафыннан хупланды.

Дүшәмбе, 9 ноябрь 2020, 17:08