Сишәмбе, 24 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                           Хөрмәтле Яр Чаллы полиция гарнизоны хезмәткәрләре һәм ветераннары!

              Сезне Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең һөнәри бәйрәмегез – законның какшамаслыгын һәм гаделлекне гәүдәләндерүче погонлы кешеләргә хөрмәт күрсәтү. Яр Чаллы полиция гарнизоны Татарстан Республикасында иң зурлардан санала. Аның 40 елдан артык үсеш тарихы шәһәр һәм КамАЗ төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. Бөтенсоюз удар төзелешен һәм "кырыс 90 нчы еллар" авырлыкларын үз җилкәләрендә сынаган ведомство хезмәткәрләреннән Чаллы милициясенең көчле составы формалаша.

Гарнизон вәкилләре, интернациональ бурычны үтәп, берничә тапкыр хәрби хәрәкәтләрдә катнаштылар. Өйләренә бик азлары гына әйләнеп кайтты. Аларның исемнәре Чаллының лаеклы уллары исемлегендә мәңгегә калачак. Аларга мәңгелек хәтер һәм батырлык, фидакарьлек һәм хезмәт бурычына тугрылык өчен чиксез хөрмәтебез.

Хокук саклаучыларның хәзерге буыны өлкән хезмәттәшләренең традицияләрен лаеклы дәвам иттерүчеләр булып тора. Сезнең профессиональлек һәм җаваплылык нәтиҗәсендә Чаллы Эчке эшләр идарәсе алдынгы позицияләрне били. Бу хакта оператив-хезмәт эшчәнлегенең югары нәтиҗәләре һәм лаеклы бүләкләр раслый. Ир-атлар белән беррәттән мондый катлаулы һәм җитди эштә зур җаваплылык йөкләгән хатын-кызлар аерым рәхмәткә лаек.

Бүген Чаллы полиция гарнизоны алдында заманның объектив чынбарлыгы белән тасвирланган мөһим бурычлар тора: экстремистлык һәм террорлык эшчәнлегенә омтылышларны булдырмау, коррупциягә каршы көрәш, оешкан җинаятьчел формированиеләрне бетерү һәм башкалар. Бу тискәре күренешләр белән катгый көрәш алып барыла, аның нәтиҗәсе булып ярты миллионлы шәһәрдә милләтара, конфессияара һәм социаль тотрыклылык тора. Чаллылылар исеменнән чын-чынлап кыю, кирәкле һәм мөһим хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!  Бәйрәм белән!

                                                                                                                                   Н.Г. Мәһдиев,

                                                                                                                              Яр Чаллы шәһәре мэры

Сишәмбе, 10 ноябрь 2020, 08:15