«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллыда «Сиделка» пилот проекты кертелә.
Әлеге проект буенча ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча социаль яклау идарәсенә 53-60-33 телефоны аша яки 71-20-87, 71-39-09 телефоннары аша "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә, шулай ук "Содействие" үзәгенең Яр Чаллы вәкиллегенә 78-28-35 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Үткәрелгән контроль чаралар өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар
сиделокларның эшеннән канәгать булуларын күрсәтә, чөнки сиделкалар тулысынча караудан тыш, өлкәннәрнең сәламәтлекләрен ышанып тапшыра алырдай якын кешегә дә әйләнделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 ноябрь 2020, 09:10