Сишәмбе, 24 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан күпфатирлы йортлар подъездларында дезинфекция үткәрелә. Хәзерге вакытта Чаллыда көн саен 8 277 подъездның һәрберсендә ишекләр, тоткалар, чүп-чар камералары, домофон, лифтлар эшкәртелә.

«Безнең бер подъездлы күп катлы йорт, анда 300гә якын кеше яши, һәр катта җидешәр фатир. Шуңа күрә подъездларның беренче катларында даими рәвештә санитар эшкәртү үткәрелүе бик мөһим. Мин үзем битлек һәм перчаткаларсыз башка катлар буйлап йөрмим, лифтка кермим һәм барысында шәхси саклану чараларын киеп йөрегә чакырам», – дип сөйли 16/17 йорт Советы рәисе Людмила Макушина.

Подъездларны дезинфекцияләү өчен су белән болгатылган хлор известе кулланыла (1 кг хлор известенә 200 литр су).

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору максатларында, шәһәр мэры Наил Мәһдиев күрсәтмәсе буенча, торак йортларны, җәмәгать транспортын, тукталышларны, җир асты кичүләрен, юлларны, спорт мәйданчыкларын һәм башка объектларны санитар эшкәртү үткәрелә.

Сишәмбе, 10 ноябрь 2020, 12:54