Сишәмбе, 24 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Кузьмич Жеребцов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлау сүзләре җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

Михаил Кузьмич Башкортостан Республикасының Покровский районы Андреевка авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын, аннары теплотехника техникумын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгында эшли. 1954 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1957 елда өйләнә. 1971 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Михаил Кузьмич "Спецмонтаж" предприятиесендә кран заводы башлыгы булып эшләгән. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч онык һәм ике оныкчыклары бар.

Михаил Кузьмич «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 10 ноябрь 2020, 13:25