Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кереселидзе бульварында Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, директорлар, педагоглар, 34, 40, 43, 49 нчы мәктәп укучылары һәм микрорайонда яшәүчеләр катнашты. Катнашучылар арасында Тамази Кереселидзеның тормыш иптәше Надежда Кереселидзе да бар иде.

Гадәттәгечә, бу бәйрәмгә җыелучылар Чаллының ДАИ хезмәткәре, 1978 елның 6 декабрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция лейтенанты Тамази Кереселидзены искә алдылар.

Сәламләү сүзе белән катнашучыларга Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов мөрәҗәгать итте.

Чаллыда Тамази Кереселидзе исеме белән бульвар аталды, ә ул яшәгән йорт фасадына мемориаль такта куелды.

Чара Тамази Кереселидзе истәлек тактасына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Чәршәмбе, 11 ноябрь 2020, 10:04