ТР Бизнес-омбудсмены Фәрит Абделганиев һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген шәһәр эшмәкәрләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрделәр. Анда 20гә якын катнашучы, шул исәптән Татарстан Республикасы Тарифлар
буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы
Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы
Прокуратурасы вәкилләре, банк структуралары җитәкчеләре, кече һәм урта
бизнесның төрле төрләре хуҗалары катнашты.
Онлайн-очрашу 2,5 сәгатьтән артык дәвам итте. Эшмәкәрләр үз сорауларын
бирә һәм проблемалары турында җентекләп сөйли алдылар. Шулай ук пандемия шартларында
бизнес алып бару тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.
Эшмәкәрләрне аренда мөнәсәбәтләре, электр энергиясе, коммуналь хезмәтләр тарифлары, шәһәрнең сәнәгать зонасына транспорт оештыру, ташламалы кредитлар һәм башка ярдәм чаралары мәсьәләләре кызыксындырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 10 ноябрь 2020, 16:56