Бүген Президиум шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының II
утырышын үткәрү датасын билгеләде. Ул 17 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә
шәһәрнең рәсми сайтында трансляцияләү белән видеоконференция режимында
узачак.
Көн тәртибенә 11 мәсьәлә кертелгән. Депутатлар шәһәр бюджетына,
муниципаль берәмлек Уставына һәм башка норматив актларга кертелә торган
үзгәрешләр турында фикер алышачак. Шул исәптән, Яр Чаллы шәһәрендә
милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы турында доклад
тыңланачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 ноябрь 2020, 10:59