Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы депутатлары Шәһәр Советы биш даими комиссиясенең уртак утырышын уздырды, анда муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органының булачак утырышы көн тәртибен карадылар. Чара шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә узды.

Утырыш башында шәһәр мэры хезмәттәшләренә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы турында онытырга ярамавын сорап мөрәҗәгать итте һәм аларны җитәкчелек иткән оешма һәм предприятие хезмәткәрләре өчен шәхси үрнәк булырга чакырды. "Без коронавирус белән бәйле рәвештә нинди киеренке хәл булуын күрәбез, безнең шәһәрдә һәм республикада гына түгел, бөтен илдә дә. Медицина хезмәткәрләренең ничек фидакарьлек белән эшләүләрен күзәтәбез. Без беренче тапкыр мондый хәлдә калдык, моңа берәү дә әзер түгел иде, шулай килеп чыгар дип күз алдына да китермәдек. Сезнең белән безнең бурыч – тирә-юньдәгеләр өчен шәхси саклану чараларын тайпылышсыз үтәүдә үрнәк булу. Әйдәгез үзебездән башлыйк. Шәһәр Советы депутатларының һәркайсы сүздә түгел, ә эштә шәхси үрнәк күрсәтсә, нәтиҗәдә хәл яхшырыр дип уйлыйм", - диде шәһәр башлыгы, шәһәр финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлековага сүз биреп, ул җирле бюджетка кертелә торган үзгәрешләр турында сөйләде.

 Ул шәһәр бюджетында республика бюджетыннан кергән акчаларны исәпкә алырга кирәклеген аңлатты. Әйтергә кирәк, ТР Министрлар Кабинетының 02.10.2020 елгы, 1910-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, Чаллыга, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, объектларны дезинфекцияләү чараларын тормышка ашыру өчен, 1 млн 547,0 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Социаль әһәмиятле объектларны төзекләндерү һәм ремонтлауга 1 млн 207,86 мең сум акча тотылган. Муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен 61 млн 688,76 мең сум акча күчерелгән. Нәтиҗәдә, 9 млрд 861 млн 233,65 мең сум; чыгымнар – 10 млрд 78 млн 016,85 мең сум күләмендә бюджет керемнәре күләмен расларга тәкъдим ителә.

 Моннан тыш, депутатлар 2021 елга Яр Чаллы муниципаль милеген хосусыйлаштыруның фараз планы турында фикер алыштылар, шәһәр Уставына үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлаулар үткәрү датасын билгеләделәр, кайбер шәһәр комиссияләре составына, шул исәптән территориаль сайлау комиссияләренә төзәтмәләр керттеләр.

Чәршәмбе, 11 ноябрь 2020, 14:14