12 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык
көтелә. Синоптикларның фаразлары буенча, 11 ноябрьнең 18:00 сәгатеннән 12
ноябрьнең 18:00 сәгатенә кадәр Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз
кар төшүе ихтимал.
Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына
6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -3..-6˚, көндезге максималь температура 0..-3˚ булыр дип көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 ноябрь 2020, 15:25