Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Таракина Анастасия Федоровна 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Котлауларга ТИҮ рәисе Зинаида Гәрәева да кушылды.

Таракина Анастасия Федоровна Башкортстан Республикасының Петровка авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы совхозында эшли. 1947 елда кияүгә чыга. 1980-1982 елларда Анастасия Федоровна авылындагы интернатта кеше тәрбияче булып хезмәт куя. 2015 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Анастасия Федоровна 3 бала тәрбияләп үстергән, аның 7 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 13 ноябрь 2020, 14:34