Татар драма театры 31 сезонын яңа бинада ачты. Театр труппасын әлеге истәлекле вакыйга белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов котлады. Ул артистларга иҗади уңышлар һәм тугры тамашачылар теләде.
Яңа сезон ачылу уңаеннан Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган "Туйга ничә көн кала..." спектакленең премьерасы булды. Искәртеп узабыз, театр ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар прозаигы, драматург Аяз Гыйләҗев исемен алды. Ул элеккеге "Строитель" мәдәният сарае һәм "Колизей" күңел ачу клубы урынында урнашкан.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 14 ноябрь 2020, 09:14