Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча чираттагы өмә үткәрелде, аның барышында шәһәр территориясенең 4,7 га чистартылды, чүп-чар һәм үсемлек калдыкларын чыгару – 27 куб. метр тәшкил итте, 1508 данә агач утыртылды. Автозавод районы администрациясе коллективы, ТИҮ вәкилләре һәм 49 нчы кадет мәктәбе укучылары белән берлектә, 68нче микрорайон территориясендә көнкүреш һәм үсемлек калдыклары өеме бетерелде. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 9 куб. метр зур габаритлы чүп чыгарылган.

Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре «Горзеленхоз» ААҖ һәм ТИҮ рәисләре белән берлектә 45 кеше катнашында М. Бибишев исемендәге парк территориясендә яфрак һәм чүп-чар җыюны башкардылар. Гомуми мәйданы 3 га булган 10 куб. метр чүп-чар чыгарды. Шулай ук администрация тарафыннан ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркы территориясен чистарту буенча чара оештырылды.

Санитар-экологик айлык башыннан бирле сигез чәршәмбе һәм биш шимбә өмәсе үткәрелде, аның барышында 10579 агач һәм куак утыртылды; 6271,3 га мәйдан яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылды, 17 591 куб. метр чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды. Эшләрне оештырганда, җәлеп ителгән барлык затлар тарафыннан шәхси саклану чаралары кулланылды.

Шимбә, 14 ноябрь 2020, 11:24