Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче»
стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы
территориясендә узды. Бүгенге ярминкәгә 780 тоннадан артык авыл хуҗалыгы
продукциясе китерелгән, бу 20 млн сумнан артык.
Ярминкәдә сыер ите, сарык, кош ите (каз, үрдәк, тавыклар); сөт һәм башка сөт продукциясе, балык, яшелчә, камыр ризыклары һ.б. тәкъдим ителгән иде. Сәүдә мәйданчыкларында Татарстан кулланучылар берлегенең әзерләү идарәсе башлыгы Рифат Миңлеҗанов булды. Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 21 ноябрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 14 ноябрь 2020, 15:29