Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда 962 яңа коронавирус инфекциясенең
лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә
180,1 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 23%ка
түбәнрәк. Узган ял көннәрендә COVID-19 диагнозы Чаллының җиде кешесендә
расланган. "Мөрәҗәгать итү дәрәҗәсе, узган атнадагы кебек үк, тотрыклы
югары дәрәҗәдә кала бирә", - дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау
идарәсе башлыгы Александр Николаев.
Наил Мәһдиев шәһәрнең дәвалау учреждениеләрендә һәм даруханәләрендә
дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты.
"Даруханәләрне тагын бер кат игътибар белән карап чыгуыгызны сорыйм.
Аңлашыла ки, алар - шәхси учреждениеләр, әмма алар безнең шәһәрдә эшчәнлек алып бара.
Шуңа күрә уңайлы форматта алар белән аралашырга кирәк булачак. Кайбер
даруханәләр буенча сатуда кирәкле дарулар юк. Дәвалау-профилактика учреждениеләре буенча да кисәтүләр бар.
Без аңлыйбыз, финанслау, дарулар сатып алу -республика дәрәҗәсендәге
вәкаләтләр. Әйдәгез, республикага чыгыйк. Һәр факт буенча кешеләрнең
тормышы һәм сәламәтлегенә кагылышлы чаң сугарга кирәк. Авырлыклар
булырга мөмкин, әмма алар хәл ителергә тиеш", - диде мэр.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 739 кеше сәламәтләнгән, 7 007 кеше медицина күзәтүеннән төшерелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 ноябрь 2020, 09:06