Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 8 368 кеше теркәлгән. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 3% тәшкил итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы буенча 2020 елның 1 ноябренә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 3,37%. "Рәсәй эше" кадрлар үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Лилия Галләмова мәгълүмат бирде: "2020 елның 1 сентябреннән 13 ноябренә кадәр 1923 кеше эшкә урнаштырылган, шулардан 1756 кеше даими эшкә урнаштырылган", – дип хәбәр итте ул.

Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 6 215 вакансия бар.

"Без эшсезлек дәрәҗәсенең кимүен күрәбез. Яхшы хезмәт хакы булган вакансияләр бар. Бу хакта даими рәвештә сөйләргә кирәк. Бүген кайбер предприятиеләрдә эшчеләргә дефицит зур, әмма кайбер чаллылыларның компетенцияләре эш бирүчеләр таләпләренә туры килми. Моның өчен предприятиеләр өчен дә, чаллылылар өчен дә мөмкинлекләр бар. Бездә чагыштырмача кыска вакыт эчендә укыту һәм эшкә урнашырга теләүчеләрне әзерләү өчен ресурс үзәкләре бар", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 16 ноябрь 2020, 10:17