Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Петровна Ежова 90
яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир
Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе
башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлау һәм бүләкләр тапшырды.
Мария Петровна Ежова Татарстан Республикасының Мамадыш районы Омар авылында туа. Сугыш елларында Вандовка авылы Кама елгасы буенда азык-төлек төялгән баржалар бушата. 1951 елда Сергей Ивановичка кияүгә чыга. 1970 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Мария Петровна 12 нче мәктәптә ашханә хезмәткәре булып эшли. Ире белән ике бала үстергәннәр, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 17 ноябрь 2020, 13:49