Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

#ЧелныПарк 17 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр интернет-фотоконкурс үткәрелә, анда чаллылылар һәм шәһәр кунаклары фотокамералар объективы аша паркларга һәм скверларга карата уңай мөнәсәбәтләрен белдерә ала. Шәһәребез паркларында һәм скверларында искиткеч урыннар бар һәм алар елның һәр фасылында үзенчәлекле күренә.

Фоторәсемнәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә, урнаштырыла һәм бәяләнә:

- "Шәһәр паркы пейзажы" - шәһәр парклары һәм скверларының пейзаж фоторәсемнәре;

- "Флора һәм фауна" - паркларның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы фотолары;

- "Паркта икәү" - паркта һәм скверларда төрле яшьтәге гашыйк парларның фотосурәтләре;

- "Паркта балалар" - паркта балалар фотосурәте.

- "Мин-паркка килүче" - шәһәр паркларына килүчеләрнең фотосурәтләре кабул ителә.

Конкурсның шартлары: фотографияләр Яр Чаллы шәһәре паркларында һәм скверларында ясалырга тиеш; авторның мәҗбүри комментарийлары булган фотографияләр катнашучының Instagram битендә урнаштырыла һәм @chelnypark, #ЧелныПарк тамгалары белән билгеләнә. Конкурсның нигезнамәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Конкурс лауреатлары һәм җиңүчеләре 2020 елның 18 декабрендә игълан ителәчәк. Конкурста катнашучылар-лауреатлар һәм җиңүчеләр һәр номинация буенча партнерлардан призлар белән бүләкләнәчәк.

Пәнҗешәмбе, 19 ноябрь 2020, 09:01