Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 21 ноябрьдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья телевидение көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Чараны оештыручылар – ТР Журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге, мәдәният идарәсе, КАМАЗ мәдәният йорты, Тарихи-туган якны өйрәнү музее, шәһәр архивы катнашында мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.
Бүләкләү тантанасы тармак ветераннарын хөрмәтләү белән башланып китте.
Аларны ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлекле медальләр белән
бүләкләделәр. Истәлек билгесе алучылар арасында танылган журналист – Татьяна Дронова да бар иде.
Илисә Ганиева Татарстанда беренче бәйсез мәгълүмат агентлыгын оештыручы. Ул - «Хатын-кыз язмышларында соңгы йөз ел» китабы авторы.
Рәис Зарипов озак еллар дәверендә хезмәт кешеләре, көн саен җиң сызганып эшләп, шәһәрне яхшыртучылар, аның үсешенә өлеш кертүчеләр турында йөзләгән очерклар тудыручы каләм иясе.
Зәки Хәнәфиев 1990 елдан 2003 елга кадәр «НУР» газетасында эшли, 2010
елга кадәр «Вести КАМАЗа» газетасының татар телендәге дубляжын җитәкли.
Аның хикәяләре, юморескалары республика басмаларында дөнья күрә.
Габделбарый Дәүләтгәрәев 15 ел «Челнинские известия» газетасында хезмәт куя.
"Алтын каләм" республика конкурсы җиңүчесе. Шәһәр Советы депутаты була.
20 ел инде «Чаян» журналының шәхси корреспонденты.
Журналистиканың тагын ике ветераны Валерий Аракчеев һәм Владимир Жигульскийга истәлекле медальләр аерым тапшырылачак.
Газетага нигез салынуга 90 ел тулу уңаеннан, баш мөхәррир Зөлфия Солтанова җитәкчелегендәге «Челнинские известия» газетасы редакциясе коллективы Яр Чаллы шәһәре мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм шәһәр халкын мәгълүмат белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең төбәк бүлеге директоры Илшат Әюпов Яр Чаллы шәһәре мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Дмитрий Кравченко - профессиональ оператор һәм бер үк вакытта журналист. Еш кына ул матбугат конференцияләре вакытында шәһәр җитәкчелегенә җитди сораулар бирде. Озак еллар "СТВ-Медиа" холдингының яшь журналистлары өчен остаз булды. Чарада ул Яр Чаллы шәһәре мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Тагын тугыз кеше Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Рәхмәтенә лаек булды: Рөстәм Әхтәмҗанов- "Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясенең чыгарылыш инженеры; Миләүшә Зәкиева - "Шәһри Чаллы" газетасының мөхәррире; Радий Карпов - "ЭФИР" телекомпаниясенең аппарат студия комплексы башлыгы; Артем Колесов - "Чаллы-ТВ " телерадиокомпаниясенең видеомонтаж инженеры; Оксана Подрядчикова – 5 нче шәһәр хастаханәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече; Инсаф Сафин - "СТВ-Медиа" холдингы баш инженеры; Олег Спиридонов – "Бизнес-Онлайн" электрон газетасы фотокорреспонденты; Анастасия Устюхина "Эфир" телекомпаниясенең хәбәрчесе һәм яңалыклар хезмәтенең әйдәп баручысы;
Ринат Шәйхитов – мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотографы.
Тулы фоторепортажны Вконтактедагы "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" рәсми төркемендә карарга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 17 ноябрь 2020, 18:43