Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда "Россиянең репродуктив потенциалы: Казан укулары-2020" VII Бөтенроссия конгрессы узды.  Чара онлайн-форматта узды, бу үз чиратында, Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән спикерларның киң төрлелеген колачларга мөмкинлек бирде. Алар арасында әйдәүче акушер-гинекологлар, репродуктологлар, сәламәтлек саклауны оештыручылар, профильле югары уку йортлары укытучылары бар.

Конгресс кысаларында акушерлык һәм гинекологиянең иң яхшы вәкилләрен бүләкләделәр. Яр Чаллы вәкиле – КБМҮнең акушерлык һәм гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин һөнәргә тугрылык һәм акушерлык-гинекология хезмәтен үстерүгә өлеш керткән өчен бүләкләнде.

Сишәмбе, 17 ноябрь 2020, 15:48