Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә эшлекле киңәшмә узды, аны шәһәр мэры Наил Мәһдиев алып барды. Яр Чаллыда трамвай хәрәкәтен үстерү мәсьәләсе игътибар үзәгендә булды. «Электротранспорт» ҖЧҖ генераль директоры Рәшит Шәмсетдинов өч этапны үз эченә алган трамвай линияләрен төзү проектын тәкъдим итте.

Үсешнең беренче чираты ГЭС, ЗЯБ бистәләрендә яшәүчеләргә Замелекесье һәм Сидоровка яңа микрорайоннарына чыгу мөмкинлеген тәэмин итүне күздә тота. Ике юнәлештә дә тармакның озынлыгы 16 км (ягъни бер якка 8 км) тәшкил итәчәк, 16 тукталыш павильоны планлаштырылган. Эшләтеп җибәрү өчен бер тарту подстанциясе төзү кирәк булачак.

Икенче этап булып В.Поляков урамы Залесный проспекты аша трамвай элемтәсе җибәреләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый карар 63, 65, 69 микрорайонда яшәүчеләрнең транспорт белән тәэмин ителешен җайга салачак. Маршрутның гомуми озынлыгы – 20 кмдан артык. Монда шулай ук тарту подстанциясе һәм 18 тукталыш павильоны төзелеше дә кирәк булачак.

Киләчәктә Мәскәү проспекты буенча Академик Королев урамыннан, Чулман һәм Рәис Беляев проспектларыннан трамвай хәрәкәтен төзү планлаштырыла. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, бу – шәһәр үсеше өчен кирәкле социаль мөһим проект һәм гражданнарга транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту перспективасы булачак. Мэр трамвай юлларының беренче этабын проектлауга керешү өчен кирәкле әзерлек эшләре башкарырга кушты.

2006 елдан 2020 елга кадәр Яр Чаллыда 19,7 км трамвай юллары төзелгән.Трамвай юлларының озынлыгы –115,8 км. Бүген Россиянең 66 шәһәрендә пассажирлар ташу өчен трамвайлар кулланыла.

Пәнҗешәмбе, 19 ноябрь 2020, 10:59