Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Дәүләт Думасы инвалидларга яшәү урынына бәйсез рәвештә, теркәлү урыны буенча да, фактик тору урыны буенча да, реабилитациянең техник чараларын алу хокукын бирә торган закон проектын ахыргы, өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина бу закон проекты буенча: «Әлеге инициатива безнең фракция тарафыннан өстенлекле каралырга тиешле закон проектлары исемлегенә кертелде. Төрле техник тернәкләндерү чараларыннан файдаланучылар, үзләренең теркәлү урыны буенча булмаганда, бүген яңа техник тернәкләндерү чаралары алу өчен өйләренә кайтырга мәҗбүрләр. Бу хәл аларның хәрәкәт иреген чикли. Без хезмәттәшләр белән, федераль инвалидлар реестры мәгълүматларыннан файдаланып, техник тернәкләндерү чараларын фактик тору урыны буенча бирергә тәкъдим итәбез. Шул ук вакытта бирелгән чараларны исәпкә алу мәсьәләсен үзара исәп-хисап нигезендә дәүләт органнары дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк һәм бу, ярдәм алучылар өчен проблема булырга тиеш түгел».

Озатып йөрүче этне, инвалид коляскасын, протез, колак аппаратын яки тростьны бушлай вакытлыча теркәлү рәсмиләштереп алырга мөмкин булачак. Үзгәрешләр тернәкләндерү чараларын алу процедурасын шактый гадиләштерәчәк һәм тизләтәчәк, мөмкинлекләре чикләнгән затларга дәүләт ярдәме алу мөмкинлеген арттырачак.

Чәршәмбе, 18 ноябрь 2020, 16:48