Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

28 ноябрь көнне «Заман» яшьләр үзәгендә "Квартирник" узачак. Чараның кунагы – танылган алып баручы Игорь Князев булачак. Чара 15:00 сәгатьтә башлана. Проектта катнашырга гитара җырын яратучылар, гитарачылар һәм башкаручылар чакырыла.

Квартирник – гитара җырын яратучылар җыела торган урын. Бу юлы очрашу Әниләр көненә багышланган. Кичәнең программасында гитара астында җырлар: кавер-версияләр, авторлык, ишегалды җырлары һәм җирдә иң кадерле кешеләр – әниләр турында шигырьләр. Моннан тыш, катнашучылар көн темаларына җырлар башкарачак.

Квартирниклар «Заман» яшьләр үзәгенең «кыллы» музыкаль проекты кысаларында сентябрьдән апрель аена кадәр уза. Ай саен очрашулар нәтиҗәсе буларак, май-июнь айларында узачак «Батарейка» шәһәр гитара җыры яшьләр фестивале тора.

Катнашу бушлай, алдан язылу өчен телефон: 57-08-70. Битлекләрдән керү сорала.

Пәнҗешәмбе, 19 ноябрь 2020, 11:24