Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Өч меңгә якын чаллылы яңа коронавирус инфекциясе антитәнчекләрен ачыклауга анализлар тапшырган. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте: "Яңа коронавируска популяцион иммунитетны скрининглау программасы бар. Анда алты меңнән артык Чаллы кешесе катнашачак. Бүгенге көндә өч меңгә якын кеше кан биргән инде, өч мең кешенең 400е – балалар. Биоматериаллар Казанга җибәрелгән. Нәтиҗәләрне һәркем яшәү урыны буенча поликлиникада ала алачак", - дип аңлатты ул.

Пәнҗешәмбе, 19 ноябрь 2020, 15:24