Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казан дәүләт аграр университеты урта белем бирү оешмаларының чыгарылыш сыйныф укучыларын (9, 11 сыйныфлар) һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең (көллиятләрнең, техникумнарның) студентларын «Икътисад институтының ачык ишекләр көне» дистанцион чарасына чакыра. Региондагы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чара on-line форматта, ZOOM платформасы аша, 2020 елның 21 ноябрендә узачак. Чара 13: 00 сәгатьтә башлана.

Тоташтыру идентификаторы 459 772 9499, керү коды 985632.

Ачык ишекләр көнендә катнашучылар әзерлек юнәлешләре, керү имтиханнарының исемлеге, 2021 елда университетка кабул итү үзенчәлекләре, максатчан укуга кабул итү тәртибе һәм аның өстенлекләре турында тулы мәгълүмат ала алачаклар.

2021 елда "Ачык ишекләр көне" чарасын үткәрүнең төгәл графигы биредә.

Пәнҗешәмбе, 19 ноябрь 2020, 15:37