Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Товарның хезмәт итү вакытын, яраклылык вакыты кебек үк билгеләү, аның тиешле сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларының берсе булып тора. Хезмәт итү вакыты - җитештерүче кулланучыга товарны билгеләнеше буенча файдалану мөмкинлеген тәэмин итү һәм җитешсезлекләр өчен җаваплылык тоту йөкләнә торган чор. Хезмәт итү срогы җитештерүче тарафыннан билгеләнә һәм товар сатып алган көннән гамәлдә була, шул ук вакытта сатучы товарның хезмәт итү срогы турында кулланучыга җиткерергә тиеш.

Хезмәт итү вакытын билгеләү бурычы билгеле бер чордан соң кулланучының тормышы, сәламәтлеге өчен куркыныч тудыруы, аның мөлкәтенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә ала торган озак файдаланудагы товарлар җитештерүчегә йөкләнә.

Кулланучы тарафыннан товарның җитешсезлекләре буенча дәгъва белдергәндә, аның хезмәт итү срогы исәпкә алына. Бу очракта кулланучы җитештерүчедән (вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортердан) товарны файдалануга тапшырганчы яки моңа кадәр килеп чыккан сәбәпләр нәтиҗәсендә, бөтен булган җитешсезлекләрне бушлай бетерү турында таләп итәргә хокуклы.

 Кайсы очракта товарга карата таләп куелырга мөмкин: - товарны кулланучыга тапшырганнан соң 2 ел узгач, билгеләнгән хезмәт срогы дәвамында; - хезмәт срогы билгеләнмәгән очракта, кулланучыга товарны тапшырганнан соң 10 ел эчендә.

Шулай да кулланучы яраклылык вакыты чыккан товар сатып алган икән, барыннан да элек, түләнгән акчаларны кире кайтару өчен чек һәм сатып алынган товарны биреп, сатучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кулланучының касса чегы булмау аның таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез була алмый һәм аның шаһит күрсәтмәләренә сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

Зыянны каплауны таләп итү хокукы, сатучы белән килешү мөнәсәбәтләрендә тору-тормауга карамастан, теләсә кайсы зыян күрүчегә бирелә.

Пәнҗешәмбе, 19 ноябрь 2020, 13:11