Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова матбугат конференциясе барышында пандемия чорында кризиска каршы чаралар турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, эшмәкәрлек секторы шәһәр икътисады һәм бюджетының 35%ын формалаштыра. "Пандемия булуга карамастан, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары әйләнеше 23,7%ка үсеш алган. Дәүләт дәрәҗәсендә күрсәтелгән ярдәмне без предприятиеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә тойдык", - диде ул.

Наталия Кропотова билгеләп үткәнчә, ел башыннан үзмәшгульләр саны 15%ка арткан. Бүген шәһәрдә аларның саны 11447 кешене тәшкил итә. Икътисад күрсәткечләренең уңай динамикасына сәнәгать парклары эше тәэсир итә. Аларның үсешенә җитди игътибар бирелә. Хәзер «Мастер» КИПның 70 мең кв. метр мәйданлы 7 нче чиратын булдыру буенча эш алып барыла. Проектның гомуми бәясе якынча 815 млн сум тәшкил итәчәк, анда кимендә 20 яңа производство урнаштыру планлаштырыла.

«Үсеш» сәнәгать паркы территориясе актив үсә. Әзер инфраструктуралы җир кишәрлекләренә инвесторларның тотрыклы ихтыяҗы «Үсеш» сәнәгать паркының 227 мең кв метр мәйданлы III чиратын төзү кирәклеген күрсәтә. Яңа мәйданчыкны үзләштерү өстәмә 15 производство булдырырга һәм кимендә 800 млн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ТОСЭРга 39 компания керде. Резидентлар тарафыннан шәһәр икътисадына 17,7 млр сум инвестицияләнгән, 5936 эш урыны булдырылган. Шәһәр бюджетына 208 млн сум күләмендә салым керде. Агымдагы елның 9 аенда инвестицияләр күләме 842,2 млн сум тәшкил иткән, 303 яңа эш урыны булдырылган. "Кече һәм урта эшмәкәрлек шәһәр икътисадына сизелерлек йогынты ясый, шуңа күрә аларга федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә җитди игътибар күрсәтелә",Наталия Кропотова билгеләп үткәнчә, хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә бизнеска ярдәм итү программалары турында җентекләп сөйләде.

Федераль ярдәм чаралары

 Региональ ярдәм чаралары

Муниципаль ярдәм чаралары

Пәнҗешәмбе, 19 ноябрь 2020, 16:25