20 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
төнлә һәм иртән бозлавык; төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче
җилнең тизлеге секундына 15-18 метр тизлектә; юлларда көчле бозлавык көтелә.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава фаразлана. Төнлә, иртән урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә
явым-төшем, аерым районнарда бозлавык. Көндез явым-төшемсез. Җил
көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. Минималь
һава температурасы төнлә -6..-9 градус, аязган вакытта -15; көндез максималь
һава температурасы -3..-6 градус.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 19 ноябрь 2020, 16:38