Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 2020 елның июленнән яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча яңа чара – социаль ипотека буенча ташламалы шартларда фатир алу мөмкинлеге гамәлгә ашырыла. Программада теркәлгән никахта торучы, ире яки хатынының яше 35тән артмаган, шул исәптән иждивениедә баласы булган, яки бер ата-анадан торган, яше 35тән артмаган, бала тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләр катнаша ала.

Татарстанның 300дән артык яшь гаиләсе социаль ипотека программасы аша яшь гаиләләргә ярдәм итүнең яңа механизмында катнашты, аларның һәр дүртенчесе – беренчел 10% взнос кертте һәм яңа фатирга күчү өчен йомгаклау документларын рәсмиләштерде инде. Әгәр исәпкә алынганнан соң яшь гаиләнең баласы туса, аның торак урыны бәясен түләүгә юнәлдерелә торган 200 мең сумлык дәүләт ярдәме алу хокукы барлыкка килә.

Критерийлар, документлар исемлеге һәм программада катнашу тәртибе турында тулырак мәгълүматны Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында алырга мөмкин. Гаризалар һәм документлар күп функцияле үзәкләрдә түбәндәге адреслар буенча кабул ителә: Кол Гали бульвары, 25е йорты һәм Тынычлык проспекты, 62 йорт (3/16).

Моннан тыш, гариза һәм документлар тапшыру буенча, шулай ук консультация алу өчен гражданнар Хәсән Туфан проспекты 23 адресы буенча, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының 223 кабинетына мөрәҗәгать итә алалар (алдан шалтырату буенча 30-56-52).

Җомга, 20 ноябрь 2020, 10:21