Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чираттагы өмә үткәрелде. Шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре Автозавод районы администрациясе, муниципаль учреждениеләр һәм «Горзеленхоз» ААҖ белән берлектә Машина төзелеше урамы буйлап (яңа төзелеш) 124 миләш утырттылар.

Үзәк район администрациясе коллективы КАМАЗ проспекты буенча Ризов боҗрасында 25 миләш утырттылар.

Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре Горзеленхоз белен берлекте Сидоровка паркында чыршы җыюда катнаштылар.

 Шулай ук, 19 ноябрь көнне Комсомол районы территориясендә Аэродром урамын чүп-чардан чистарту буенча чаралар үткәрелде. Чарада "Горзеленхоз" ААҖ, "Домкор" ҖЧҖ хезмәткәрләре һәм белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты.

Санитар-экологик айлык башыннан бирле 8 чәршәмбе һәм 6 шимбә өмәсе үткәрелде, аның барышында 10 728 агач һәм куак утыртылды; 6 271,4 га мәйдан яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылды, 17 594 куб метрда чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды.

Шимбә, 21 ноябрь 2020, 11:23