«Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр яшүсмерләр арасында спорт һәм көрәш самбосы буенча СССРның беренче спорт мастеры Владимир Борисовның XII мемориалында катнаштылар. Ярышлар Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәрендә узды. Анда 12 регионнан - Түбән Новгород, Ульяновск, Киров, Саратов өлкәләреннән, Марий-Эл, Чувашия, Татарстан республикаларыннан 180нән артык спортчы катнашты.
Чаллылылар өч авырлык категориясендә көрәш һәм спорт самбосы буенча җиңүчеләр булдылар. Көрәш самбосы буенча 1 урынны Кирилл Семенов алды (38 кг авырлык категориясендә). Спорт самбосында 1 урынны Данил Бабаев (50 кг) һәм Роберт Мөхәммәдиев ( 59 кг) яуладылар. Спортчылар тренер Владимир Тимофеев җитәкчелегендә шөгыльләнә.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 ноябрь 2020, 08:18