Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыдан ике педагог – Станислав Щипицын һәм Ольга Еливанова Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештырган, «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча 16 нчы Бөтенроссия конкурсында катнаштылар. Финалда Россия Федерациясенең 35 субъектыннан 90 кеше катнашты. Федераль финал этабының беренче туры нәтиҗәләре буенча Санкт-Петербургта конкурсның тугыз җиңүчесе билгеләнде, шул исәптән 8 нче «Дельфин» балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Станислав Щипицын. Ул физкультура-спорт юнәлешендә җиңү яулады.

Ольга Еливанова «Сәнгать юнәлешендәге өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә өченче урынны алды.

Җомга, 27 ноябрь 2020, 13:56