Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру белем бирү платформасында 1-4 нче сыйныф укучылары өчен юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерүгә «Куркынычсыз юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачак.

Ике ел эчендә юл милли проектын тормышка ашыруда Россия төбәкләрендә балаларга белем бирү һәм ял итү учреждениеләренә алып баручы 1400ләп юл ремонтланды. Объектларда яңа светофорлар һәм юл билгеләре куелды, куркынычсызлык утраулары һәм җәяүлеләр кичү юллары төзекләндерелде, коймалар монтажланды. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы юллар куркынычсыз булса да, профилактика юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүнең нәтиҗәле коралы булды һәм шулай булып кала да. Елдан-ел транспорт хәрәкәте интенсивлыгы арта, илнең юл челтәре киңәя, шуңа күрә балаларда юлларда куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыру Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, педагогик хезмәткәрләр һәм ата-аналар өчен мөһим бурыч булып тора.

Онлайн-олимпиада илнең 85 субъектында узачак. Анда һәр башлангыч сыйныф укучысы теркәлергә һәм катнашырга мөмкин. Олимпиада башлангыч сыйныф укучылары өчен аңлаешлы һәм кызыклы форматта интерактив укыту һәм тест биремнәре чылбырыннан гыйбарәт. Биремнәр кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, аларны эшләү өстендә В.П. Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология милли медицина тикшеренү үзәге белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә эшләделәр.

Онлайн-олимпиада биремнәре, чара старт алган көнне, Учи.ру уку платформасында шәхси кабинетта ачык булачак. Аларны 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр теләсә кайсы уңайлы көндә узарга мөмкин. Белем бирү ярышларында катнашу барлык мәктәп укучылары өчен дә бушлай. Онлайн-олимпиада нәтиҗәләре буенча катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары алачаклар.

Чәршәмбе, 25 ноябрь 2020, 15:38