Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэриясендә «Мәрхәмәт-Милосердие» Шәһәр Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе утырышы булып узды. Чарада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина катнашты. Берләшмәдә катнашучылар гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү «Ветераннар турында», «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» федераль законнар, «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы законы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

 «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында Чаллы шәһәренең күп балалы гаиләләренә планшетлар тапшырылды.

"Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе 2009 елда ТР Дәүләт Советы депутатлары булган хатын-кызлар тарафыннан оештырылды. Берләшмә инвалид балаларны социаль яклау, медицина һәм дару белән тәэмин итү, җәйге ялны оештыру, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны социаль яклау буенча өстәмә гарантияләр, ана булуны социаль яклау, гаилә һәм никах институтын оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Чәршәмбе, 25 ноябрь 2020, 17:04