Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Советында «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) телләрендә укытуның иң яхшы практикасы» һәм «Балаларны туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) укытуны һәм тәрбияләүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы» республика конкурсларына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия, Яр Чаллы шәһәренең 82 нче  катнаш төрдәге балалар бакчасы да бар иде. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

Марат Әхмәтов мәгариф оешмалары җитәкчеләренә туган телдә укыту һәм тәрбия мәсьәләләренә җаваплы караулары һәм республика конкурсында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. "Безнең уртак максатыбыз - милли мәгариф учреждениеләре эшен көчәйтү. Республикада 1,5 меңнән артык милли мәгариф учреждениесе исәпләнә. Бүген без конкурста җиңүчеләрне, иң яхшы мәктәп һәм балалар бакчалары директорлары һәм мөдирләрен хөрмәтлибез. Сезнең җыйган эш тәҗрибәгез – үз эшегезне туган телләрдә алып баручы башка педагогик коллективлар өчен үрнәк. Сез халыкның туган телләрен һәм мәдәниятен саклау буенча гаять җаваплы миссияне башкарасыз, аларны балаларга өйрәтәсез. Хезмәтегез өчен рәхмәт!"- дип билгеләп үтте ул.

Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2020, 09:10