25 ноябрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне балалары туу белән котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
Бу көнне Яр Чаллының 20 гаиләсе сертификатка ия булды. Ана капиталы программасы 2007 елдан гамәлдә.
Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50
меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан
файдаланган.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни
сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр
туган булырга яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк,
сертификат алу һәм аны акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән. Сертификат
бирү, ана капиталы акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында
Гражданинның шәхси кабинеты аша www.pfrf.ru электрон рәвештә бирергә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2020, 11:20