«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс
университеты белән берлектә 2020 елның август-ноябрь айларында Россия
Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре һәм төбәкләр башкалалары
мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде. Яр
Чаллы мэры Наил Мәһдиев рейтингның 7 нче баскычын били.
Тикшеренү объектлары булып Россиянең 88 шәһәре
мэрлары тора. Алар арасына Россия Федерациясенең барлык субъектлары
башкалалары җитәкчеләре дә керә, биш эре финанс-икътисадый
үзәк: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти. Рейтингка
Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре кертелмәгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2020, 11:37