Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Әниләр көне уңаеннан шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан тантаналы кабул итү булды. Кабул итүгә 25 хатын-кыз чакырылды. Бу – шәһәр һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә көн саен үз эшләре белән өлеш кертүче Чаллы хатын-кызлары. Алар арасында шәфкать туташлары, табиб, трамвай йөртүче, яшелләндерүче, акробатика буенча тренер, тәрбияче ярдәмчесе, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгече, пешекче, укытучы, өстәмә белем бирү педагоглары һәм башкалар бар.

 Чаллы әниләре өчен музыкаль номерларны җырчы Наил Әнәс, «Лаимс» вокал төркеме, «Земляничка» балалар халык театры, «Мизгел» җыр театры артистлары бүләк итте.

"Әниләр көне – һәр гаилә өчен иң зур һәм җылы бәйрәмнәрнең берсе. Яр Чаллы шәһәре – КамАЗ тарихы белән генә түгел, ә вакытлыча вагоннарда балалар бакчаларсыз уңайлы мохит төзи алган, тынычлык, татулыкны гәүдәләндергән, балалар үстергән Чаллы әниләре белән дә данлыкны. Бүген Яр Чаллы шәһәре – ул зур гаилә. Бу гаиләнең нигезен 70-80нче еллардагы Чаллы әниләре төзи. Хатын-кызларыбыз тырышлыгы белән бүген шәһәр заманча, матур тату шәһәр", - дип котлады Наил Мәһдиев.

Кунаклар алдында шулай ук Чаллы педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова чыгыш ясады: "Әти-әниләр өчен социаль инфраструктура булдыручы шәһәргә рәхмәт. Яр Чаллыда балаларны тәрбияләү, үстерү, укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү", – дип билгеләп үтте ул.

Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр һәм мэр белән төшкән фото тапшырылды.

Чарадан барлык фотоларны Вконтактеда "Яр Чаллы шәһәре администрациясе"нең рәсми төркемендә карарга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2020, 13:48