Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның тотрыклы үсеше: проблемалар һәм перспективалар» Республика семинары узды. Семинарда катнашучылар коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген барлыкка китерү һәм тотрыклы үстерү мөмкинлекләре, гражданлык активлыгы үсеше, коммерциячел булмаган секторда эмоциональ яну проблемалары, шулай ук коммерциячел булмаган оешмаларның салым түләү, бухгалтерлык исәбе һәм хисап тотуга бәйле актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

"Әгәр эре бизнесның "куркынычсызлык мендәре" бар икән, коммерциячел булмаган оешмалар кебек кечкенә оешмаларның ул һәрвакытта да булмый. Бүгенге кебек семинарлар сезнең барлык дәрәҗәләрдә грант ярдәме алу өчен белем туплавыгызга ярдәм итә", – дип билгеләп үтте шәһәрнең икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева.

Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР президенты Департаменты Гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең мониторинг һәм иҗтимагый үсешне фаразлау бүлеге баш киңәшчесе Айгөл Сабирова сөйләгәнчә, 2021 елдан башлап коммерциячел булмаган оешмалар өчен конкурсларга гаризалар һәм хисаплар электрон рәвештә кабул ителәчәк.

nkort.ru сайтында акчаларны җәлеп итү белән кызыксынган оешмалар грант календаре, теге яки бу оешма дәгъва итә ала торган грантларның исемлеген карый алалар.

Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2020, 14:33