Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 27 ноябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Яр Чаллыда аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән бераз кар. Көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр җитүе ихтимал. Минимал һава температурасы төнлә -9..-11, аязган вакытта -14 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚. Юлларда бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра дип кисәтә.

Теләсә кайсы бәла-каза килеп чыккан очракта һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2020, 15:15