Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Александра Николаевна Забродина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлады.

Александра Николаевна Яр Чаллыда туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында ашлык әзерләү пунктларында эшли. 1957 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Петровичка кияүгә чыга. Александра Николаевна озак вакытлар елга портында яр буе матросы булып эшләгән. Лаеклы ялга җылылык челтәрләре предприятиесеннән чыга. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары бар.

Александра Николаевна – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2020, 15:34