Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Абилимпикс – 2020» VI илкүләм чемпионатында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һөнәри осталык конкурсында Чаллы кызлары алтын һәм көмеш медальләр яулады. Яр Чаллы политехника көллияте студенты Альмира Хисмәтуллина «ЧПУ белән станокларда токарь эшләре» компетенциясендә  1 урын алды, 46 нчы «Земляничка» балалар бакчасы тәрбиячесе Резедә Галина әлеге чемпионатта «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясендә көмеш медаль яулады.

Быел илкүләм Чемпионат 23-29 ноябрьдә мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр арасында 77 компетенция буенча көндезге-дистанцион форматта уза. Чемпионатта Россия Федерациясенең 81 субъекты катнаша.

Чемпионатның төбәк этабы Яр Чаллы педагогия көллияте базасында узды, анда Казан, Яр Чаллы, Минзәлә шәһәрләреннән биш конкурсант катнашты. Чемпионат финалында Татарстан Республикасыннан, Смоленск, Омск, Ленинград, Мәскәү өлкәләреннән биш спортчы катнашты.

Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2020, 16:40