Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә шәһәрнең һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары студентлары арасында терроризм һәм экстремизмга каршы тору проблемалары буенча  тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсының турыдан-туры этабы узды.

Конкурсның экспертлары булып «Диалог» балаларга психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Ирина Лундовских, Яр Чаллы шәһәре мэрының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил Фәйсханов, яшьләр белән эшләү идарәсенең баш белгече Надежда Гәрәева, "Нур" яшьләр үзәге иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Анастасия Куц, шәһәр Студентлар Советы рәисе Денис Идрисов, "Яшь галимнәр, студентлар һәм аспирантлар" рәисе Елена Рассолова торды.

Турыдан-туры этапта 10 автор һәм авторлык коллективы катнашты. Алар – В. Д. Поташов исемендәге техник көллият студентлары, политехника, медицина көллиятләре, Тимирясов ис. КИУ, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, КФУның Яр Чаллы институты, Тимирясов ис. КИУның Яр Чаллы филиалы.

Катнашучылар ике номинациядә ярышты: конкурс проекты һәм конкурс эше. Экспертлар тәкъдим ителгән эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын һәм үткәрелгән тикшеренүләрнең тирәнлеген билгеләп үттеләр.

Йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2020 елның декабрь аенда узачак.

Пәнҗешәмбе, 26 ноябрь 2020, 16:51