Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җирле һәм иҗтимагый үзидарә буенча федераль эксперт советы, җирле берләшмәләрнең Координация үзәге, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, Сайлау клубы, коммерцияле булмаган оешмаларның илкүләм берлеге, Рус космик җәмгыяте белән берлектә, 2020 елның 1 декабрендә 10:00 сәгатьтә территорияләрне һәм җирле җәмгыятьләрне социаль-икътисадый һәм иҗтимагый үстерү, халыкның иҗтимагый проектларына җәлеп итү, эшмәкәрлек һәм иреклеләр инициативаларын формалаштыру мәсьәләләре буенча бөтенроссия онлайн-киңәшмәсе үткәрә.

Чарада түбәндәге сылтама буенча https://kcms.timepad.ru/event/1483180/ сайтта алдан теркәлгәннән соң гына катнашырга мөмкин. Онлайн-киңәшмәгә кушылу өчен сылтама, чарага бер көн кала, теркәлгән катнашучының электрон почтасына җибәрелә. Катнашучыларны алдан теркәлергә сорыйлар, онлайн-киңәшмәдә катнашучылар саны чикләнергә мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: +7-977-458-82-27; e-mail: kc_ms@mail.ru.

Җомга, 27 ноябрь 2020, 09:54