Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Белем. Казаныш. Тәҗрибә" балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының ХVII шәһәр мәгариф форумы узды. Форум Чаллы шәһәренең Яшьләр программасын тормышка ашыру кысаларында шәһәр иҗтимагый оешмалар үзәге инициативасы белән оештырылды. Анда шәһәрнең 24 балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларыннан 70 активист катнашты.

Форум кысаларында иҗтимагый хәрәкәт өлкәсендә әйдәп баручы экспертларны, иҗтимагый берләшмәләр һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен җәлеп итеп, белем бирү мәйданчыклары оештырылды.

Шулай ук Форум программасы кысаларында "Проект идеясеннән грантка кадәр", "Берләшмә эшчәнлеген ресурслар белән тәэмин итү", "online иҗтимагый берләшмәләре" дигән мастер-класслар узды. Форум нәтиҗәләре буенча катнашучылар тарафыннан эре иҗтимагый компанияләр һәм проектлар планы эшләнде, аларны гамәлгә ашыру 2021 елда планлаштырылган. Форумның йомгаклау документы булып иҗтимагый оешмаларның Координацион советы утырышында расланачак резолюция торды.

Җомга, 27 ноябрь 2020, 09:56