Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ватан Геройлары көне алдыннан бүген, яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү максатыннан, Җиңү паркында Автозавод районының белем бирү учреждениеләреннән 140 укучы өчен спорт-туристлык каршылыклар полосасы буенча традицион ярышлар узды.

Чара программасында ике узыш оештырылды. Районның 14 белем бирү учреждениесеннән: 19, 23, 27, 28, 29, 32, 34, 40, 43, 48, 49, 51, 52, 55 мәктәп командалары «Дельфин № 8» балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәге тренерлары әзерләгән каршылыкларны җиңеп, чыдамлыгын, җитезлеген һәм тизлекләрен күрсәттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны – 43 нче мәктәп, икенче урынны – 34 нче мәктәп, 3 нче урынны 29 нчы гимназия алды. 1-3 урыннарны алган командаларга «Зигзаг» лазертаг аренасы аттракционнарына бушлай чакыру билетлары тапшырылды. Барлык катнашучылар да Автозавод районы администрациясе башлыгының грамоталары белән бүләкләнделәр.

Җомга, 27 ноябрь 2020, 10:58