Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җәмәгать тыңлауларын үткәрү комиссиясе шәһәр территориясендә урнашкан оешмалар һәм шәһәр халкы игътибарына җиткерә: 2020 елның 14 декабрендә 14:00 сәгатьтә шәһәр мэриясе залында (Х.Туфан проспекты, 23) «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» Шәһәр Советы карары проекты буенча җәмәгать тыңлаулары узачак.

Тәкъдимнәр 2020 елның 10 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча : 423805, Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан пр., 23 йорт, 407 кабинет, Шәһәр Советы (элемтә өчен телефон: 30-59-02; e-mail: gorsovet.nabchelny@tatar.ru) шәһәр Уставына кертү өчен тәкъдим ителә торган үзгәрешләрнең чагыштырма таблицасы нигезендә язма рәвештә  кабул ителә.

№ п/п

Текст Устава в действующей редакции

Предлагаемые изменения

Текст Устава

с учетом изменений

Примечание

  (основание)

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге ШәҺәр Советы карары проекты», Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставы проекты буенча җәмәгать тыңлауларын үткәрү турында нигезләмә «Челнинские известия» (2020 елның 20 ноябрендәге 86 нчы санында), "Шәһри Чаллы" (2020 елның 20 ноябрендәге 86 нчы санында) газеталарында басылып чыкты, шулай ук шәһәрнең рәсми сайтында «Интернет» челтәрендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылды: http://nabchelny.ru/company/page/114/1747.

Җомга, 4 декабрь 2020, 13:40